Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Яңа ел табынына тутырган тавык

әзерләү ысулы

 
Кирәк:
 
  • 1 яшь тавык яки чебеш
  • 400 г бәрәңге
  • 250 г шампиньон гөмбәсе
  • 1 суган
  • 75 г сыер мае
  • аз гына петрушка һәм яшел суган
  •  тоз һәм борыч
  • 2шәр кашык каймак һәм майонез
  • 3 төш сарымсак

Яшь тавыкны яки чебешне, суыткычта сакланган булса, җебетергә һәм салкын суда чайкатып алырга кирәк. Шакмаклап туралган бәрәңгене майлы табада тоз һәм борыч сибеп кыздырып алырга. Аерым майлы табада суганны кыздырырга, соңрак гөмбәне кушарга, тоз, борыч сибәргә һәм кыздыруны дәвам итәргә. Бәрәңге һәм гөмбәгә суган һәм петрушканы вак итеп турап салырга һәм болгатырга. Эчлек әзер. 0,5 балкашыгы борыч, 1 балкашыгы тоз, 1 аш кашыгы тавык өчен тәмләткечне бергә болгатырга. Шушы кушылма белән тавыкның эчен дә, тышын да яхшылап ышкырга кирәк. Әзер эчлек белән тавыкны тутырабыз. Муенын һәм эчен җеп белән тегеп куябыз. Газ мичендә тавыкның зурлыгына карап пешерәбез. 1 кг булса - 180 градуста 1 сәгать 15 минут, 2 кглыны 2,5 сәгать пешерергә кирәк. Шушы вакыт эчендә тавыкны бер тапкыр әйләндерергә һәм каймак, майонез, төелгән сарымсак кушылмасы белән 2 тапкыр майлап алырга кирәк. Тутырылган тавыкны табынга кайнар килеш бирәләр.   Тәмле булсын!


Фото: ladyadvice

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев