Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Яңа ел табынына "Гөлтан" салаты

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Тавык түшен ваклап турыйбыз. Суганны турап, әчелеге бетсен өчен 5 минут кайнар суда тотабыз. Йомырканы эре угычтан уып, майонез белән катнаштырабыз. Кыярны – вак шакмаклап, укропны ваклап турыйбыз. Зур сай тәлинкәнең төбенә тавык итен салып, йомыркалы майонезның өчтән бер өлешен ит өстенә ягабыз. Суганның суын агызып, кыяр белән катнаштырабыз һәм йомыркалы майонез өстенә түшибез. Кыяр өстенә мул итеп укроп сибеп, өстенә йомыркалы майонез ягабыз. Чираттагы рәткә суы сөзелгән гөмбә салына. Аның өстенә йомыркалы майонез ягабыз. Салат өстен ярым боҗралап туралган кыяр, кызыл борыч һәм урталайга бүленгән бүдәнә йомыркалары белән бизибез.

Пешкән тавык түшенә:

  • 5 йомырка
  • 300 г маринадлаган гөмбә
  • ярты баш суган
  • ике кыяр
  • 1 зур уч укроп
  • 5 аш кашыгы майонез

  Бизәү өчен:

  • 5 бүдәнә йомыркасы
  • бер кызыл борыч
  • петрушка

  Тәмле булсын!


watan.su

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев