Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Гөбәдия

рецепт

1 уртача таба өчен.
Камыр:
* 1 стакан сөт;
* 5 аш кашыгы эретелгән ак май;
* 2 аш кашыгы үсемлек мае;
* 1 аш кашыгы каймак
* чеметеп кенә тоз;
* 1 бал кашыгы шикәр комы;
* 1 бал кашыгы чүпрә;
* онны чама белән салабыз, камырның йомшаклыгына карап.

Эчлек:
* 1 стакан дөге;
* 1,5 стакан йөзем;
* 4 йомырка;
* 200 гр ак май;
* 1 стакан тулыр-тулмас шикәр комы;
* 1,5 стакан корт.

Эш барышы:
1 стакан сөтне җылытабыз, шикәр комы, әз генә тоз, ике төрле майны, каймакны, чупрәне салып болгатабыз да он салып камыр басабыз. Камырыбызны җылы урынга кабарырга куябыз.
Эчлек ясау:
Кәстрүлгә су салып кайнатып чыгарабыз, әз генә тоз, 1 аш калагы көнбагыш мае салабыз да юылган дөгебезне салып бүрттереп алабыз. Дөгене тишекле чүмечтән сөзәбез.
Ясау өлеше:
Кабарган камырны кунага төшерәбез, ике өлешкә бүләбез. Берсе олырак, икенчесе кечерәк. Олы дигәнен җәеп майланган табага урнаштырабыз, корт салабыз беренче катка, икенче катка бүрттерелгән дөге белән юылган йөземне шикәр комы белән болгатып салабыз, 3 нче катка йомырканы эре угычтан уып салабыз, ак май эретеп сибәбез дә, икенче камырыбызны җәеп өстенә ябабыз. Гөбәдия өстенә валчык, умач уып сибәбез. 1 аш калагы шикәр комы, 2 аш калагы он, 1 аш калагы ак май. Мичтә пешерәбез.

Тәмле булсын!


 

Рецепт һәм фото авторы - Мәрьям Миңнегулова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев