Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Гөбәдия

рецепт

Гөбәдия - татар халкының табын күрке булган милли ризыкларның берсе. Гөбәдияне төче камырдан да, ачы камырдан да, ит белән дә, җиләк-җимеш белән дә ясыйлар.

Җимешле гөбәдия:
?  Камыр өчен: 0,5 стакан җылымса суга бер аш кашыгы ак май, бер аш кашыгы сыек май, бер йомырка, ике аш кашыгы шикәр комы, бер чәй кашыгы тоз (тутырмыйча), 6 гр дрожжи салып яхшылап болгатып, 300-350 гр он кушып, йомшаграк камыр басабыз һәм 30 минут ял иттерәбез.
? Эчлек өчен: 300 гр бераз гына тоз салып бүрттерелгән дөге, 300 гр корт, 3 аш кашыгы шикәр комы (75 гр), 200 гр ак май, 4 пешкән йомырка кирәк.

Камырны әзер булгач, майланган табага җәеп салабыз, майлыйбыз һәм төбе җебемәсен өчен юка гына итеп, бүрттергән дөге салабыз; аның өстенә кортны җәябез, тагы дөге, аннары вакланган йомырка һәм яңадан дөге салабыз. Дөге өстенә парда йомшарткан йөзем җимешен тезеп чыгабыз (теләгән кеше башка төрле җиләк-җимеш сала ала). Май сипкәч, камыр белән өстен каплап, кырыйларын ябыштырабыз һәм матур итеп бөрәбез. Өстенә онга бераз шикәр комы һәм май белән уалап валчык ясап сибәбез. Газ мичендә 180 градуста 35-40 минут пешерәбез.

Кунак сыебыз әзер!
Хәерле бәракәтле ризык булсын!


 

Рецепт һәм фото авторы -  Фәйрүзә Кияметдинова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев