Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Гади генә бисквит

рецепт

Рецепт:
- 4 йомырка;
- 1 стакан (ярты стаканда җитә) шикәр комы;
- 1 стакан он;
- бер чеметем ванилин;

Эш барышы.
4 йомырканың сарысыннан агын аерабыз.
Йомырканың агын акрын гына миксер белән күпертә башлыйбыз, ак төскә керә башлагач кашыклап шикәр комын акрынлап салып, ап-ак төскә кергәнче, куерганчы-күпергәнче бик яхшылап болгатабыз. Ак крем сыман бер масса хасил булгач, тугланган йомырка сарысын кашыклап йомырка агына салып, миксер белән болгатуны дәвам итәбез. Массабызны яхшылап болгаткач, миксерны бер читкә алып куеп акрын гына ванилинны һәм онны салып кашык белән сак кына астан өскә төерләре беткәнче болгатабыз. Камырыбыз әзер. Табабызны майлыйбыз, я булмаса пергамент кәгазе җәеп камырыбызны агызып, 200 градуслы кызган духовкага куеп бисквитыбызны пешереп алабыз. Пешеп чыкканын шырпы белән тикшереп карыйбыз, шырпы коры булса бисквит пешкән. Алып суытып тортлар, пирожныйлар ясыйбыз, я булмаса эретелгән шоколад белән бизәп чәй янына бирәбез.
Бисквит пешкәндә шунысы мөһим, духовканы 25 -30 минут ачмаска киңәш ителә. Ни өчен дисәгез духовканы ачкан очракта бисквитыбыз күтәрелгән җирдән төшеп китәргә мөмкин.

Бу рецептта чәй содасы, разрыхлитель салынмый.


 

Рецепт, фото: Гөлчәчәк Фәтхулова; vk.com

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев