Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Файдалы һәм тәмле җиләк-җимеш рулеты

рецепт

Хөрмә җимешен (финик) һәм күрәгәне иттарткычтан чыгарып, шуңа кыздырылган бер өлеш кунжут, миндаль, әстерхан, урман чикләвеген бераз ваклап кушабыз. Теләгән кеше уылган имбирь яки дарчин, ягъни корица өстәргә мөмкин. Әзер эчлекне икенче өлеш кунжутта әвәли-әвәли цилиндр формасына китереп, полиэтилен элпәгә (пленка) төрәбез дә, 1-2 сәгать чамасы суыткычның туңдыру бүлегенә куябыз (кисәргә җайлырак булсын өчен). Кәнфитләр бер читтә торсын, Дуслар?

Ясап карагыз әле... Сәламәт яшик! 

 

Рецепт һәм фото авторы - Рамилә Закирова @ramilya_zakirova86

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев