Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Фарш, дөге тутырылган татлы борыч

рецепт


✅Иң элек өлгергән татлы борычларны яхшылап юдым. Аннан ипләп кенә капкачын кистем, эчлекне тутырдым.
✅Эчлек өчен сыер итеннән фарш ясадым, дөгене бөрттердем. Бергә кушып, борычларны тутырдым. Капкачларын каплап, савытка тездем.
✅Соус өчен майонез, томат соусы, чәй кашыгы аджика, тоз. борыч, кайнаган суны яхшы итеп болгатам да борычларны муеныннан каплыйм.
✅Духовкада 45 минутлап пешерәм.

Тәмләткечләр белән бизәп, өстәлгә бирәм.

Тәмле булсын!


Рецепт һәм фото авторы - Әлфинә Ризванова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев