Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Файдалы киңәшләр

Яңа гына җыеп алган кебек саклансын өчен, яшелчәләрне салкынча караңгы урында тотарга кирәк.

  • Кыяр белән помидорны табынга бирер алдыннан гына турап тоз сибәләр. Алдан турап, тоз сибеп куйсаң, яшелчәләр тәмсезләнә, йомшара, аларның исе бетә.
  • Яңа гына җыеп алган кебек саклансын өчен, яшелчәләрне салкынча караңгы урында тотарга кирәк.
  • Формасын һәм тәмен сакласын өчен, тозлы яшелчәләрне табынга суына салып бирәләр.
  • Салатка дигән бәрәңгене иң ахырдан гына турарга кирәк, чөнки ул башка яшелчәләргә караганда тизрәк бозыла.
  • Сарымсакны койкага шулпа пешкәндә үк салсаң, сарымсак тәме чыкмый һәм койка тизрәк бозыла. Шуңа күрә аны койканы савытларга бүләр алдыннан гына вак итеп турап салырга кирәк.
  • Яшелчә һәм иттән салкын ашлар әзерләгәндә укроп, петрушка, яшел суган кебек тәмләткечләрне күбрәк салырга тырышыгыз. Алар ашамлыкларны витаминнарга баетып кына калмый, бәлки бизи һәм тәмле дә итә.
  • Яшелчәне салкын суда гына юарга кирәк, җылы су аның исен һәм тәмен ала.
  • Салатка дигән яшелчәне (бәрәңге, кишер, чөгендер, шалканны), витаминнары күбрәк саклансын өчен, кайнар суга салып, кабыгы белән пешерергә кирәк.
фото: stoneylanefarm.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев