Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Эремчекле торт рецепты

рецепт

Камыр өчен кирәк була:
✅1 пачка майсызлыгы аз булган эремчек
✅2 йомырка
✅1 стакан шикәр комы
✅0,5 чәй калагы тоз
✅1,5 чәй калагы чәй содасы
✅Он

Крем өчен:
✅ярты литр сөт
✅1 стакан шикәр комы
✅2 йомырка
✅1,5 аш калагы он
✅200 гр ак май (өй температурасында)

Эремчекне ваклыйбыз, кушабыз йомырка, тоз, песок, чәй содасын салып болгатабыз да он салып камыр әвәлибез. 1 сәгатькә суыткычка куябыз.

Кремны ясыйбыз.

Сөтне җылытырга куябыз, бер савытта йомырка, песок, он салып туглыйбыз да сөткә салабыз, болгата-болгата пешереп бетерәбез. Крем суынгач, майны салабыз.

Камырны 6 кисәккә бүлеп, җәеп духовкада пешереп алабыз, әзер крем белән сылыйбыз да, 6, 7 сәг тән соң тортыбыз әзер була.


 

Тәмле булсын!!!

 

Рецепт һәм фото авторы - Мәрьям Миннегулова; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев