Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Эремчекле пирог

рецепт

Татар табынында иң түрдә утырырга хокукы бар бу пирогның! Тортларың бер читтә торсын. Аның ничек тәмле икәнен аңлатып бетерү мөмкин түгел. Әлбәттә, пешереп ашап карарга кирәк.

Эшләү тәртибе:
❇ярты кило авыл эремчегенә, ярты стакан шикәр комы, 4 кечкенә йомырка, аз гына тоз, ванилин салып блендер белән бутадым.
❇1,5 стакан онга ярты пачка сыер мае, ярты стакан шикәр комы, чеметеп кенә тоз , 10 гр. көпшәкләндергеч салып уаладым.
❇5 аш кашыгы куе кибет каймагына ярты банка куертылган сөт салып болгаттым.
❇Табага онлы катнашманың 1/3 өлешен сиптем, өстенә эремчекле катнашманың яртысын, тагын онлы катнашма, өстенә - эремчекле катнашма һәм иң өскә онлы катнашманы сиптем дә, 200 градуслы мичтә 50 минут пешердем. Мичтән алуга кайнар пирог өстенә каймаклы катнашманы салып чыктым һәм өскә эретелгән шоколадны агызып чыктым да, агач таяк ярдәмендә узорлар ясадым. Пирогны суыттым! Чәй янына авызда эреп тора торган, ашап туймаслык тәмлүшкә әзер?




 

Рецепт һәм фото авторы - Зөһрә Вәлиуллина; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев