Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Эремчекле-җиләкле пирог

әзерләү ысулы

Камыр өчен:

  • 200 г он
  • 150 г акмай
  • 100 г шикәр комы
  • 2 йомырка
  • 1 балкашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель)

кирәк.

Эчлек өчен:

  • 500 г эремчек
  • 100 г шикәр комы
  • 1-2 йомырка
  • 100 г каймак
  • төше алынган чия яки башка төр бакча җиләге

кирәк.

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Йомшартылган атланмайны шакмаклап турыйбыз. Он, камыр көпшәкләндергеч, шикәр комы кушып уабыз. Яхшылап угач ике йомырка салып, камырыбызны басып бетерәбез. Пакетка салып 30 минутка суыткычка куябыз. Камыр ял иткән арада эчлекне әзерлибез. Эремчек, йомырка, каймак, шикәр комын блендер белән яхшылап болгатабыз. Камырны пергамент кәгазе җәелгән табага кул белән җәеп чыгабыз. Эчлекне салып, өстенә төше алынган чияләрне яки башка җиләке тезеп чыгабыз. Пирогны 180-190 градуслы кызган мичкә пешерергә куябыз.   Чәйләрегез тәмле булсын!


Фото: vsedeserti.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев