Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Эремчек шәнгәсе

әзерләү ысулы

1 шәнгәгә:

  • 80-100 г камыр
  • 50 г эремчек
  • 1/3 йомырка 
  • 10 г шикәр комы
  • 10 г май
  • ванилин
  • тоз

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Эремчек шәнгәсен дә, бәрәңге шәнгәсе кебек үк, ачы камырдан ясыйлар. Башта эремчекнең суын саркытып, агач кашык белән баскалап, иләк аша уздыралар, йомырка сытып, шикәр комы, май, ванилин салып, яхшылап болгаталар һәм камыр өстенә ягалар. Ясап бетергәч, шәнгә өстенә сөткә тугланган йомырка сарысы сөртеп, мичкә тыгалар. Ул 20-25 минут пешә. Мичтән алгач, сары май белән майлыйлар. Шәнгә янына каймак яисә май куялар.

Фото: deti.mail.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев