Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Эремчек шарлоткасы

рецепт

Рецепт:
- 3 йомырка;
- 180 гр шикәр комы;
- 100 гр атланмай;
- 200 гр эремчек;
- 200 гр он;
- камыр көпшәкләндергеч (разрых-ль);
- ике алма;
- ваниль;
- шикәр пудрасы;
- тоз (бер чеметем), салмасагыз да зыяны юк.


 

Эш барышы

Йомырканы шикәр комы белән күпертәбез, эретелгән атланмай (бүлмә темп. йомшартылган да ярый),тоз, ваниль, эремчекне салып болгатуны дәвам итәбез. Он+камыр күперткечне салып камырыбызны бер масса хасил булганчы болгатабыз. Камыр куе гына килеп чыга. Куркырга кирәкми.

Табаны майлыйбыз, онлыйбыз, камырыбызны тигезләп салабыз. Өстенә телемләп туралган алмаларны тезеп чыгабыз.180-190 градуслы кызган мичкә пешерергә куябыз. Пешеп җитүен шырпы белән тикшереп карыйбыз. Шырпы коры булса, шарлотканы мичтән алабыз. Суытып, шикәр пудрасы сибеп, чәй янына бирәбез.

Тиз, бик җайлы, бик тәмле! Тәмле булып пешсен!

 

Рецепт һәм фото авторы - Гөлчәчәк Фәтхулова; vk.com

 

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев