Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Эремчек пәрәмәче

әзерләү ысулы

Ачы камырны 80 г лы кисәкләргә бүлеп җәяләр дә, майлы калайга яисә табага бераз ара калдырып тезгәч, кабартырга куялар. Кабаруы җиткәч, камырның уртасына алдан әзерләнгән эремчекне салалар, аны пычак белән тигезлиләр, һәм, өстенә йомырка сөрткәч, мичкә яисә духовкага тыгалар.

Пәрәмәчкә эремчек әзерләү. Эремчек йомшак һәм төерсез булсын өчен, ит тарткычтан кашык белән баскалап иләктән үткәрергә, атланмай, сөт, йомырка, шикәр комы һәм ванилин кушып яхшылап болгатырга кирәк.

1 пәрәмәчкә:

  • 80 г ачы камыр
  • 40-50 г эремчек
  • 10 г шикәр комы
  • 10 г атланмай
  • 1/8 йомырка

Тәмле булсын!


Фото: kolobok.uabosfor-spb.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев