Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Эремчек коймагы

рецепт

Кирәк:
350 грамм майлы эремчек (авылныкын алабыз)
20 грамм шикәр комы (баллы яратучылар күбрәк сала ала)
1 йомырка
30 грамм кокос оны
1 аш кашыгы дөге оны (кокос оны булмаса, 50 грамм дөге оны гына салырга да була)

Әйбәтләп болгатып, сырниклар ясарга һәм майда ике ягын да кыздырып алырга (мин сары майда яки ат маенда кыздырам).

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Рецепт, фото: leysan_happy84

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев