Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Эремчек белән мәк бәлеше

рецепт

Камыр өчен 50 гр шикәр комы, 100 гр сыер мае,1 йомырка, 1 бал кашыгы камыр көпшәкләгеч, тәменчә ванилин, 200 гр он кирәк.
 

Эчлек: 500 гр эремчек, 120 гр мәк, 150 гр шикәр комы, 2 йомырка, 2 аш кашыгы крахмал.
 

Сыер маен эретеп, шикәр һәм йомырка кушабыз. Яхшылап болгаткач, камыр көпшәкләгеч белән он салабыз (башта аларны икесен бергә кушабыз). Камыр басабыз да табага җәябез. Аны ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Ул арада эчлек әзерлибез. Мәк өстенә кайнар су салып, 20 минут тотабыз. Аннары сөзеп алабыз. Эремчекне иләк аша үткәрәбез яки блендерда изәбез дә крахмал белән йомырка кушабыз. Эремчекле катнашманы икегә бүләбез, аның берсе икенчесеннән 150 гр га күбрәк булырга тиеш. Азрак булган өлешенә мәк кушабыз. Эчлек артык куе булса, бераз гына каймак та кушарга була. Суыткычтан камырны алып, уртасына ике төрле эчлекне кашыклап чиратлаштырып салып барабыз. Бәлешне 180 градус эсселектәге газ мичендә бер сәгать пешерәбез.

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев