Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Әфлисун кабыкларыннан варенье (рецепт)

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Әфлисун кабыкларын ташларга ашыкмагыз. Варенье кайнатыгыз!

Әфлисун кабыкларын озынча итеп ваклап турыйлар, салкын сулы пыяла банкага салып, бер-ике көн тоталар. Суны тәүлеккә бер-ике мәртәбә алыштыралар. Шуннан соң әфлисун кабыкларын йомшарганчы кайнаталар да иләккә яки тишекле чүмечкә салып куялар.

Шул ук вакытта варенье кайнатасы тазда яки икенче савытта сироп кайнаталар (1 стакан кабыкка 1/2 стакан шикәр һәм 2 аш кашыгы су). Әзерләнгән кабыкларны, сиропка салып кайнатып чыгаргач, уттан алалар, 5-6 сәгатьтән яңадан кайнатып суыталар, шуннан соң җиләк вареньесын кайнаткан төсле үк кайнатып бетерәләр. Нәкъ шулай итеп лимон кабыкларыннан да варенье кайнатырга мөмкин.

Тәмле булсын!

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев