Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Духовкада пешкән горбуша балыгы

рецепт

Яратабыз, ашыйбыз, төрләндерәбез.

1. Бүген дә кылчыкларын алып урталай майлаган табага җәеп салдым.
2. Тоз, борыч сиптем, лимон согы сыктым.

3. Кабачки, катырган помидор салдым.
4. Кунжут, облепиха да салдым әле.

Духовкага тыгып пешә төшкәч, иң элек помидор согын чыгарды, балык суы белән кушылып, тәмләткечләрне сеңдереп балык кабат үзенә суыра да ала. Бик тәмле, сусыл булды. Бәрәңгене аерым майлаган табага тоз сибеп тезеп пешердем. Ул да матур гына кызарды, аннан бергә утырып тәмләп ашадык. 

Шушы үзе бәхет түгелме? Әлхәмдуллила??

Сезнең дә, дусларым, ашларыгыз тәмле булсын!♥


 

Рецепт һәм фото авторы: Зөлфия Мифтәхетдинова-Ягфарова; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев