Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Дөгеле вак бәлеш

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Симез итне юып сөякләреннән аергач, бик вак турап, бүрттерелгән дөге, вак кына туралган суган, бераз май, тоз белән борыч кушып, яхшылап болгаталар. Ачы камырны, 90 г чамасында бүлеп, чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәяләр, уртасына алдан әзерләнгән 100әр г бәлеш эче салып чыгалар да, җәемнең читләрен күтәреп, бармак белән чеметеп бөрәләр. Уртада биш сум акча кадәр тишек калдыралар, аны юка итеп камыр җәеп каплыйлар һәм тирәсен ябыштыралар. Ясаган берсен майлы табага тезәләр. Бу бәлеш түгәрәк һәм биек булырга тиеш. 10-15 минут кабарткач, өсләрен чи йомырка белән майлап, мичкә тыгалар. 15-20 минуттан бәлешкә шулпа өстиләр, бөкесен каплап, яңадан мичкә куялар. 1 бәлешкә:

  • 90 г ачы камыр
  • 70 г ит
  • 12-15 г дөге
  • 20 г башлы суган
  • 15 г сары май
  • тоз
  • борыч
  • шулпа
  • өстен майларга 1/8 йомырка

Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев