Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Чәй янына тәмле сый

рецепт

Кирәк:

250 г майсыз эремчек

200 г атланмай яки маргарин

3 стакан он

1 йомырка

1 чәй калагы аш серкәсе белән сүндерелгән сода

2 аш кашыгы шикәр комы

0,5 кап ванилин

150-200 г мармелад

өстенә сибү өчен шикәр оны

Төерсез эремчеккә йомшарган атланмай, йомырка, чәй содасы, шикәр комы һәм он кушып, камыр басарга. Аны 15 минут тотарга.
Аннан камырны тигез өлешкә бүлеп, 2-3 мм калынлыкта җәемнәр җәяргә. Түгәрәктән 12 өчпочмак кисәргә.
Мармеладны кечерәк кисәкләргә турарга. Өчпочмакның киң өлешенә мармелад кисәге куярга һәм көпшәсыман итеп төрергә.
Табаны майларга яки пешерү өчен куллана торган кәгазь җәяргә. 180 градуста 25-30 минут пешерергә. Рогаликлар өстен шикәр оны белән бизәргә.

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев