Чәй янына тиз әзерләнә торган эремчекле вафлилар

Кирәк:
1 пачка кибет эремчеге (180 гр)
2 йомырка
1 уч йөзем
тәменчә шикәр комы
1 чәй калагы разрыхлитель
он
Камыр куе каймак халәтендә булырга тиеш
Тәмлүшкәне электрогрильдә дә, электровафельницада да пешерергә мөмкин
Рецепт һәм фото авторы @instakondelek.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз