Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Чәй янына менә дигән тәмлүшкә!

рецепт

Кирәк:
Он 250 г;
Сөт 100 мл;
Чи чүпрә 15 г яки 2 чәй кашыгы коры чүпрә;
Йомырка - 2 данә;
Тоз бер чеметем;
Ак май - 100 г (камырга салу өчен бүлмәдә тотып йомшатырга), тагын 50 г суыткычта тотарга;
Сөт өсте - 200 мл;
Шикәр комы 100-150 г.

Чүпрәне, бер кашык шикәр комын җылы сөткә салабыз, күбекләнә башлагач йомырка, ак май (теләгән кеше ванилин да куша ала) салып туглыйбыз, он кушабыз, кашык белән болгатабыз. Бик сыек кына камыр барлыкка килә. Өстен каплап бер сәгать тотабыз. Майланган формага камырны агызабыз да, майлы куллар белән тигезләп чыгабыз. Ярты сәгать кабартабыз. Суыткычтагы ак майны шикәр комы белән кушып уабыз, камырга майлы бармак белән тишекләр ясап чыгабыз, камыр өстенә уылган май белән шикәрне сибеп чыгабыз. +180 градуслы кызган мичтә 25-30 минут пешерәбез. Мичтән алгач, өстенә сөт өсте (яки каймак та ярый) сибәбез дә, тагын 5-10 минутка яңадан мичкә куеп алабыз.
Өстәлгә кайнар килеш куябыз.

Тәмле булсын!

Рецепт һәм фото авторы Фирдания Нугаева; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев