Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Чүпрә белән ничек эш итәргә?

Камырның уңу-уңмавы чүпрәнең әйбәт булуына һәм аны ничек куллануга бәйле.

Камырның уңу-уңмавы чүпрәнең әйбәт булуына һәм аны ничек куллануга бәйле.

Йомшак чүпрә - камыр кую өчен иң әйбәте. Кирәк кадәр кисеп алгач, чүпрәне азрак уып, җылы суга яки сөткә салалар да болгатып җебетәләр. Шикәр комы өстәп, 10 - 15 минут өстен каплап тоталар, иләк аша сөзеп, камыр баса  торган савытка салып болгаталар. Калган азыкларны кирәгенчә өстәп, камыр басалар.

Чүпрәне, саклау өчен, ваклап киптерәләр.

Кипкән чүпрәне башта аз гына җылымса суда яки сөттә җебетәләр, төерләре калмалык итеп, кашык белән яхшылап изәләр, шикәр комы салып, 10 - 15 минут өстен каплап тоталар. Аннары, иләк аша сөзеп, югарыда әйтелгәнчә, камыр басалар.

Әгәр чүпрә булмаса, болай эшләргә мөмкин:

а) камырдан 150 - 200 г баш - ачы камыр калдырырга кирәк. Аны салкынча урында тоталар. Кирәк булганда савытка салып, җылымса су яки сөт белән яхшылап болгаталар да, шикәр комы өстиләр. Аннан соң он кушып, яхшылап болгаталар, 15 - 20 минут җылы урында тоталар. Күтәрелеп менгәч, әйтелгәнчә камыр басалар;

б) сөттән яки сөт азыкларыннан камыр кую.

Кайнамаган сөткә яки сөт азыкларына арыш ипие салып ачыталар да сөзәләр. Шикәр комы, иләгән он салып, яхшылап болгаталар, өстен каплап җылы урынга куялар.

Ачыган сөткә генә дә камыр басалар, кефир һәм ачыган сөт өстеннән дә камыр куярга мөмкин.

Мондый камыр белен, коймак, кабартма, сумса, бәлеш өчен бик әйбәт була.


фото: gutekueche.ch

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев