Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Чумар

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Чумар пешерү өчен сарык, сыер яисә тавык итеннән шулпа әзерлиләр. Пешкән итне алып, шулпасын сөзәләр һәм, камыр изү өчен, бераз шулпа алып суыталар. Табакка иләп он салалар, уртасын чокырлыйлар да, йомырка сытып, тоз сипкәч, шулпа салып кашык белән акрын гына болгаталар (йомырка пешмәсен өчен шулпа кайнар булмаска тиеш). Камырны, йомшак (каймак камырыннан куерак), ләкин кашыктан агып төшмәслек итеп һәм төерләр калдырмыйча, кашык белән яхшылап изәләр. Шундый камырны, балкашык белән урман чикләвеге кадәр генә алып, кайнап торган шулпага салалар. Чумар башта төпкә бата, аннары өскә күтәрелә, бераздан пешеп җитә. Чумарлы ашка бәрәңге, кишер һәм суган салсаң да ярый, ул чагында чумарны бәрәңге пешкәч салалар. Чумарны бодай, карабодай, борчак һәм ясмык оныннан да изәргә мөмкин.

1 өлешкә:

  • 35-40 г он
  • камыр өчен 30-40 г шулпа яисә су
  • 1,5 йомырка
  • тоз
  • борыч

  Тәмле булсын!


фото: watan.su

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев