Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Чуенда томалап пешерелгән кабак (рецепт)

рецепт

Кабактан халык бик күптөрле ашамлыклар әзерли, томалап пешерә, кыздыра, ботка, аш һәм тәбә пешерә.

Бүген без укучыларыбызга Чуенда томалап пешерелгән кабакның рецептын тәкъдим итәбез.

Әрчегән кабакны урман чикләвеге зурлыгында шакмалап турыйлар һәм кайнар су белән парлыйлар, саркытып, чуенга салалар, тоз, борыч, шикәр комы сибәләр, сөт өсте яки каймак, кабак күмелгәнче су өстиләр. Аннары, яхшылап болгаткач, чуенны каплап, мичкә төнгә куеп калдыралар, иртәнгә кабак әзер була.

Кабакны, кайнар килеш, иртәнге ашка бирәләр, кабак янына яңа сауган сөт яисә катык куярга мөмкин.

1 өлешкә:

  • 150-200 г кабак
  • 100-130 г каймак
  • 50 г су яисә 130-150 г сөт өсте
  • 30-40 г шикәр комы

  Тәмле булсын!


Фото: thespruceeats.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев