Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Чүбәрәк

әзерләү ысулы

Урыслар аны телләренә яраклаштырып "чебурек" ди. Чынында бу майда кыздырылган сумса Кырым татарларының милли ризыгы. Чын чүбәрәк төче камырдан әзерләнә. Эченә төрле тәмлеткечләр, мулдан салынган һәм ваклап туралган ит, бәлки сыр салынырга мөмкин. Башта камырын әзерлибез. Онны илибез, аңа 5-6 тамчы сыек май кушабыз. Кул белән он белән майны әйбәтләп уалыйбыз. Бер йотым суда яхшылап чеметеп алынган тозны эретәбез. Онга башта тозлы суны, соңыннан гади суны әкренләп кушабыз. Камырыбыз йомшак булырга тиеш түгел. Камырны түгәрәкләп полиэтиленга төреп куябыз. Ярты сәгать чамасы торып торсын. Камырны бәрәңге пешкән суда да басарга була. Аңарчы чүбәрәкнең эчен әзерли торабыз. Вак итеп суганны, итне турыйбыз, тоз, борыч, төрле укроп кебек хуш исле үләннәр салгач, әйбәтләп болгатабыз. Соңыннан куе каймак хәленә кергәнче ит шулпасы өстибез. Шулпа артык күп булырга тиеш түгел, югыйса, чүбәрәк эче пешеп җитмәгән кебек тоелыр. Әзерләнгән итнең өстен каплап ярты сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк булыр. Ул арада камыр эшен дәвам итик. Камырны учка сыярлык, урта зурлыктагы тавык йомыркасы кадәр кисәкләргә өзеп бүлгәләргә. Түгәрәкләп баскаларга да, 1-2 миллиметр калынлыкта җәяргә. Түгәрәкләп җәелгән камырның бер ягына әзер эчлек салырга. Ит камыр кырыена барып җитмәскә тиеш, соңыннан читләрен ябыштырырлык булсын. Җәелгән камырның эчлек салынмаган ягы белән тигезләп капларга һәм чәнечке белән басып чыгарга. Баскалап ябышырып, махсус җайланма белән кисәргә дә була. Чүбәрәк ясалган арада тирән табага майны кыздырырга куябыз. Әзер чүбәрәкләрне яхшылап кызган майда пешерәбез. Башта бер ягын, аннан соң икенче ягын кызартып алабыз. Кыздырылган чүбәрәкләрне сөлгегә куеп артык маен сеңдереп алабыз. Кайнар килеш ашаганда гына чүбәрәк искиткеч тәмле була. Чүбәрәк янына помидор суы яки әйрән бирергә була.

500 г онга:

  • 300 г туралган ит
  • 150 г суган
  • сыек май
  • тоз
  • кара борыч
  • ит шулпасы

  Тәмле булсын!


фото: zakupka.tv

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев