Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Чия белән каймаклы пирог

рецепт

Камыр өчен кирәк:
?1 стакан җылы сөт 
?3 йомырка
?1чәй калагы тоз 
?4 аш кашыгы шикәр комы
?100 г акмай (йомшак)
?2 аш кашыгы усемлек мае
?чүпрә "люкс" 15 гр

Башта аз гына сөткә 1 чәй калагы шикәр комы, 1 аш кашыгы он,15 гр. чамасы чүпрә салып, кабартып алам (чүпрә яңа булса да шулай күнегелгән), аннан шуңа калганнарын салып, камыр басам.1 сәгатьләп җылыда кабартам.
Табага камырны юка гына җәйдем, өстенә чия салдым, һәм тәменчә шикәр комы, 2 йомырка белән бутаган кибет каймагын агызып пирог ясадым. 180 градуслы мичтә ярты сәгать пешердем.

 

Өстәлләрегез мул, пешергән ризыкларыгыз тәмле булсын!?
 

Рецепт һәм фото авторы - Зөһрә Вәлиуллина; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев