Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Чия бәлеше

әзерләү ысулы

Ачы камырны зуррак һәм кечерәк ике кисәккә бүләләр. Зуррагын, 0,5 см калынлыгында җәеп, табага салалар, өстенә төшен алып юган чия тезәләр дә шикәр комы сибәләр. Калган камырны, җәеп, чия өстенә каплыйлар, бәлешнең кырыен ябыштырып, мичкә куялар. Мондый бәлешне кабартып тормыйлар: чия суының камырны җебетүе ихтимал.

1 бәлешкә:

  • 1 кг камыр
  • 600 - 800 г чия
  • 250 г шикәр комы
  • бәлеш өстенә сөртергә 1 йомырка

  Тәмле булсын!


Фото: gastronom.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев