Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Чикләвекле сыр

рецепт

Иң элек эремчеккә (якынча 600-700 гр) күмелгәнче сөт салып аны уртача утка куябыз. Туктамый болгатып торырга кирәк, ябышмасын өчен. Барлык эремчек оешып беткәч, утын сүндерәм дә, суыннан саркытам (сөт шулай әче суга әйләнә), аннан блендер белән ваклап алам. Шуңа ике күкәй, тәменчә тоз, чеметеп кенә аш содасы, 50-60 гр чамасы сыер мае салып водяная баняга утыртам, русчалатып әйтсәң, ягъни сулы кәстрүл өстенә шул эремчекле катнашма салынган икенче бер кәстрүлне утыртып җылыту, кайнату. Тоташтан болгатып торабыз. Катнашмабыз эрегән сыр рәвешен ала башлагач, вакланган чикләвекне салып бергә болгатабыз. Аннары уттан алып тиз генә майланган савытларга салабыз. Бераз суый төшкәч, суыткычка алып куйсаң да була. Менә шулай... Моны һичшиксез ясап карарга кирәк, әйткән иде диярсез☝?аерылып булмый. Әзерләгәндә куллана торган эремчек, сөт, май - бары да үзебезнеке, авылдан.

Тәмле булсын! Сыйланып, матур яшәгез!?


 

Рецепт һәм фото авторы - Рамилә Закирова @ramilya_zakirova86
 

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев