Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Чикләвекле үрелмә

рецепт

Кирәк:
1 ст җылы сөт
50 мл сыек май
1 олы кашык шикәр комы
1 чәй каш. тиз кабара торган чүпрә
ярты чәй кашыгы тоз.

Камыр басарга, кабарырга куярга.
170 гр әстерхан чикләвеге
100 гр шикәр комы
50 гр ак май

Чикләвекләрне бик изеп бетерми генә вакларга, ак майны эретергә, шикәр салып барысын бергә болгатырга. Эчлегебез әзер, ә хәзер кабарган камырыбызны алабыз да куна тактасына салып чама белән 07-08 мм калынлыкта, туры почмак рәвешендә җәябез.

Җәелгән камырны өч буйга кисәбез дә, вакланган чикләвекләрне тигез итеп салып чыгабыз.

Камырның читләрен беркетәбез дә, җөйләрен аска калдырып үрәбез.
Әзер үрелмәне майлы табага куябыз, өстенә тугланган йомырка сөртәбез дә, янә бер кат кабартабыз. Кызу духовка мичендә өсте кызарганчы пешереп алабыз.

Чәйләрегез тәмле, өйләрегез ямьле булсын!


 

Рецепт һәм фото авторы - Гөлчәчәк Мусина;  vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев