Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

"Чикләвек" печеньесы

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Кирәк:

  • 150 г шикәр комы
  • 2 йомырка
  • 250 г маргарин
  • 1/4 балкашыгы аш содасы
  • 500 г он

  Эчлек өчен:

  • 2 банка куертылган сөт (сгущенка)
  • 100 г төелгән чикләвек 

Эчлек әзерләү өчен куертылган сөт һәм төелгән чикләвекне болгатырга. Йомырка белән шикәр комын болгатырга, маргарин, сода һәм он өстәргә. Камыр басып, юка итеп җәяргә, махсус формаларга салырга һәм пешереп алырга. Пешкән ярымшарларны формадан алырга, суытырга, эчлек салырга һәм капма-каршы китереп ябыштырып куярга. Менә шундый чикләвек рәвешендәге печенье хасил була.  

Тәмле булсын!

Фото: yandex.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев