Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Чәй янына җиләкле пирог

әзерләү ысулы

Рецепт

  • 150 гр эретелгән акмай;
  • 2 йомырка;
  • 8 аш кашыгы кибет каймагы;
  • 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч;
  • 7-8 аш кашыгы шикәр комы;
  • он.

pirog2

Эчлек өчен

  • туңдырылган бакча җиләге;
  • шикәр комы;
  • ваниль;
  • кибет каймагы (чама белән 100 гр).

Эш барышы

Башта камыр әзерлибез. Акмайны эретәбез. Йомырканы каймак, шикәр комы кушып болгатабыз, суынган эретелгән акмай кушабыз, онга көпшәкләндергеч кушып әзер катнашмага иләп салабыз. Бик сыек та, бик каты да булмаган камыр әзерлибез. Камырны уклау белән җәясе түгел, кашык ярдәмендә салып, кашык белән тигезлибез. Табаны майлыйбыз. Әзер камырны таба төбенә җәябез (кашык ярдәмендә). Өстенә җиләкләрне салабыз (бик эре булса телемләп турыйбыз). Җиләк өстенә каймак + ваниль + шикәр комын блендерда болгатып агызабыз (барын да агызып бетермибез), 180 градуслы кызган духовкага куеп, 40 минут пешереп алабыз. Пешеп чыгар алдыннан бер биш минут кала калган каймаклы катнашманы пирог өстенә салып духовкада тотып алабыз. Тәмле булсын! pirog3


рецепт: Ашларыгыз тәмле булсын

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев