Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Чәчәк кебек пәрәмәч

рецепт

Римма Абдуллина чәчәк кебек пәрәмәч пешерергә өйрәтә.

Кирәк: 2 стакан җылы кефир, 1 стакан үсемлек мае, 1 пакет коры чүпрә, 1 бал кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр, 6-7 стакан онга камыр басып, аны җылы урынга күперергә куябыз.

Иттарткычтан чыгарган иткә вак итеп турап суган салабыз. Тәменчә тоз, борыч өстибез.

Әзер фарш сыеграк булсын өчен, кайнаган су өстибез.

Камырдан түгәрәк ясап, итне шуңа рәсемдәгечә төрәбез. Камыр юка булырга тиеш, алайса ите пешми.

Пәрәмәчне шушы рәвешле ясарга мине кайнанам өйрәтте, Нижгар мишәрләре нәкъ шулай ясый, ди Римма ханым.

Пәрәмәчләрне майлы табада тишеге белән аска каратып кыздырабыз. Бераздан әйләндерәбез һәм табаның капкачын ябабыз. Ите шулай пешә.

vk.com

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев