Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Бәйрәм уңаеннан жайлы һәм тәмле салат рецепты

рецепт

Салат ясар алдыннан тәлинкәләрне майонез белән майлыйм.

Катлы салат:
1 рәт - тавык түшен (грудинка) ваклап турап, сарымсаклы майонез.
2 рәт - пешкән йомырка, вак кыргычтан чыгарып, сарымсаклы майонез.
3 рәт - помидор, эчен аласы (мин савытка җыеп барам), ваклап турыйсы, сарымсаксыз гади майонез.
4 рәт - ашар алдыннан кириешки ваклап тезәсе.

 

Менә шундый гади генә,тиз ясала торган, искиткеч тәмле салат.

☝Савытта помидор эче калды бит әле))) Ансына сарымсаклы майонез кушып болгатам да, боз катыра торган савытларга салып морозильникка куям.
Гуляшка, төрле соусларга кушам соңыннан. Бик-бик тәмле була!

Исән-имин булыгыз!


 

Рецепт һәм фото авторы - Кадрия Ишмурзина; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев