Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

"Бәйрәм" торты

рецепт

Бу тортны әзерләү өчен он, атланмай, шикәр комы, төелгән чикләвек төше, йомырка һәм аз гына канәфер кирәк булачак.

Шуларның барысын бергә салып, яхшылап болгатабыз. Аннан соң ярты сәгать чамасы суыткычта тотабыз. Ул суынган арада, бер савытта йомырка агын (сарысыннан аерып) күпертеп алабыз. Камырны 6 өлешкә бүләбез дә җәеп чыгабыз. Җәймәләрне түгәрәк форма белән кисеп, тигезлибез. Майлы табага бераз он сибәбез дә җәймәләрне пешереп алабыз. Һәр катламның өстенә варенье, повидло, джем (аралаштырып салырга мөмкин) сөртеп, берсе өстенә икенчесен өябез. Ә соңгы катламга йомырка агы сылыйбыз да чикләвек төше белән бизибез.

Бер торт әзерләү өчен 280 г он, 280 г шикәр комы, 280 г атланмай, 280 г чикләвек төше, 3-4 йомырка, тоз һәм аз гына канәфер кирәк.

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев