Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

"Бәрхет" торты

рецепт

Кара төстәге торт кирәк булса — кара кофе, чәй төсендәгерәге кирәк булса, коба (коричневый) төстәге кофены салырсыз.

Бисквит өчен:
5 йомырка
¾ стакан кайнар су
2 чәй калагы кофе
1,5 стакан шикәр комы
3 аш кашыгы бал (сыек булса, 5 аш кашыгы)
2 стакан он
½ стакан үсемлек мае
1 чәй калагы камыр йомшарткыч

кирәк.

Крем өчен:
2 стакан сөт
3 аш кашыгы он
2 аш кашыгы шикәр комы
100 грамм ак май
200 грамм куертылган сөт (вареная сгущенка түгел)

кирәк.

Эш барышы
1. Йомырканы агын сарысыннан аерабыз.
2. Агын, шикәр комының яртысын сала-сала, бик яхшылап күпертәбез.
3. Кофены кайнар суда эретәбез һәм суынганын көтәбез.
4. Йомырка сарыларын калган шикәр комы белән яхшылап болгатабыз.
5. Шуңа бал, суынган кофе, үсемлек мае һәм камыр йомшарткыч кушабыз.
6. Он салып богатабыз.
7. Иң ахырдан күпертелгән йомырка агын кушабыз.
8. Духовкга пешерергә куябыз.
9. Сәгать ярым пешерәбез.
10. Суынгач 4 өлешкә бүләбез.
11. Бер коржны тортның өстен һәм кырыйларын сибәр өчен ваклыйбыз.
12. Араларына крем ягабыз.
13. Валчыкны өстенә сибәбез.

Крем эшләү тәртибе:
2 стакан сөтне, 3 аш кашыгы онны, 2 аш кашыгы шикәр комын калын төпле кәстрүлгә салып, болгата-болгата газ өстендә тотабыз.
2. Крем бераз суынгач, йомшарган ак май белән куертылган сөт кушабыз.

 

Нык үзенчәлекле тәмле торт бу. Пешереп карасагыз, һич кенә дә үкенмәссез. Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Рецепт һәм фото авторы - Венера Мәҗитова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев