Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Борай ярмасыннан вак бәлешләр

рецепт

Камыр өчен:
?100 гр маргарин
?150 мл җылы сөт
?150 мл җылы су
?20 гр чи чүпрә
?1 аш к. майонез
?1 аш к. шикәр комы
?тоз тәменчә
?он

1.Эчлек(начинка)
?200 гр.борай ярмасы(полба)
?600 гр.ит фаршы(мясной фарш)
?2 уртача суган(сред.головки лука)

Эчлек:
?200 гр борай ярмасы
?500 гр ит
?500 гр суган 
?кишер теләк буенча

1 эчлекне кичтән әзерләп куям. Ярманы тозлы суга салып йомшарганчы пешерәм, пешкәч салкын суда юып алам. Фаршны сыер маенда кыздырам да ярмага салып болгатам. Суганны үтә күренмәле булганчы кыздырып кушам.
2 эчлек өчен ярманы шулай ук пешереп алам. Итне вак итеп турап, юып куям. Суын саркытмыйм. Суганны вак итеп турап, кишерне эре кыргычтан чыгарып сыер маенда кыздырам. Ярма белән итне бергә кушып болгатам, суган белән кишер кушылмасын өстим, тәменчә тоз, борыч салам.
Чүпрәне җылы баллы суда кабартып алам да калган ингредиентларын салып камыр басам. Камырны кабартып тормыйча шунда вак бәлешне ясап мичкә тыгам, өсте кызаргач әзер була. Вак бәлеш өчен фаршлы эчлекне кулланам.
Итле эчлекне олы бәлеш итеп ясыйм. Камырны җәеп, өстенә 2 нче эчлекне салгач, телемләп сыер мае тезәм дә өстен каплап, бөреп куям. Олы бәлешне 140 градуслы мичкә куеп, ите пешкәнче тотам. Бәлешнең капкачында бөке калдырып карап торырга, һәм ите пешеп җитәрлек итеп әз-әзләп су салып торырга кирәк.
Итне алдан пешереп салсаң да була.
Мин бу юлы вак бәлеш пешердем. Бик тәмле!

Затлы, тәмле вак бәлеш, олы бәлешләр белән сыйланып дус, тату яшәгез дусларым!
Мин үзем белгәнчә һәм гаиләмә ошаганча пешерү рецептын куйдым.


 

Рецепт һәм фото авторы - Кәдрия Ишмурзина; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев