Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

2 ысул белән бисквит камыры ясау

әзерләү ысулы

Аны югары яки беренче сортлы оннан әзерлиләр, йомырка, шикәр комы, ванилин, җиләк-җимеш тәмләткечләре салалар.

Камырны ике ысул белән әзерләргә мөмкин.

Б е р е н ч е   ы с у л. Юган, сөрткән йомырка, фарфор яки тутыкмый торган ике савыт алалар. Йомырканы сытып, сарысын - бер, агын икенче савытка салалар да агын салкын урынга куеп тоталар, өч-дүрт тапкыр артканчы күпертәләр.

Сарысына шикәр комы өстәп, бик яхшылап туглагач, иләгән он салып болгаталар; тәмләткечләр салып туглагач, күперткән йомырка агын кушып болгаталар. Моны ипләп, акрын гына эшләргә кирәк.

1 кг камыр өчен: 375 г бодай оны 370 г шикәр комы 15 йомырка

И к е н ч е   ы с у л. Тирән савытка йомырка сыталар, яхшылап болгаталар, шикәр комы өстәп, башта акрын гына, аннары тиз-тиз болгатып күпертәләр. Күперсен өчен, болгатканда савытны кайнар суга утыртып торалар. Катнашма 2 - 3 тапкыр арткач, иләгән он, тәмләткеч кушып, яхшылап болгаталар.

1 кг камырга: 370 г он 350 г шикәр комы 20 йомырка

Бисквит камырын пешерү

Калайга яки табага чиста юка кәгазь җәяләр. Әзер камырны 4 - 5 см калынлыгында салып, өстен тигезлиләр, кызу (200 градус) духовкада 30 - 45 минут пешереп алалар.

Калайны селкетергә ярамый, чөнки камырның шиңеп китүе ихтимал.

Калайны әйләндереп, бисквитны куна өстенә каплыйлар, кәгазен акрын гына куптаралар. 12 сәгать чамасы суыталар. Бу вакытта ул тәмам өлгереп җитә. Аннары ике катлам итү өчен озынча пычак белән урталай кисәләр. Катламнар арасына крем, джем кыстырып, торт яки пирожный ясарга була.

фото: pixabay.com; xeno4ka

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев