Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Бишбармак

әзерләү ысулы

Бишбармак - кунак өчен иң зур сые. Чистарткан, юган сарык итен зур-зур кисәкле итеп пешерәләр, тоз, борыч, лавр яфрагы салалар. Шулпаның өресен җыеп баралар. Итен алып, шулпасын сөзәләр дә икегә бүләләр. Кайнар итне сөягеннән аерып, юка, эре кисәкләргә турыйлар һәм тирән савытка салып, боҗралап тураган башлы суган һәм бераз шулпа салалар, тоз, борыч сибәләр, аннары, өстен каплап, акрын гына кайнаталар. Шулпаның икенче өлешенә борыч, әзер горчица салып болгаткач, анысын да, өстен ябып, сүрән утка куялар. Бишбармак өлгергәнче кунакка чәй эчертә торалар. Аннары токмач камыры кебек камыр басып, аны юка гына җәяләр дә 8х8 см чамасында шакмаклап яки кыек шакмаклап кисәләр, тозлы суда пешереп алып, саркыталар. Зур тирән фарфор савытка пешкән камыр, аның өстенә суганлы шулпадан сөзеп ит өяләр. Өстенә вак итеп турап укроп, яшел суган сибәләр, савытны өстәлнең уртасына куялар. Аерым савытта яки касәдә һәр кешегә кайнар шулпа китерәләр. Бишбармакны ашап бетергәч, өстәлгә чәй һәм башка чәй ашлары китерәләр.

1 өлешкә:

  • 150-200 г ит
  • 60-70 г башлы суган
  • 60-80 г он
  • 1/5 өлеш йомырка
  • калганнары - кирәгенчә

Тәмле булсын!


Фото: novoetv.kz

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев