Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Бәрәңгеле балык шулпасы

рецепт

Кайнап торган суга эре итеп туралган бәрәңге һәм суган салына. Бәрәңге пешеп җитәр алдыннан тоз белән борыч һәм саңаклары алынган башын, канатларын һәм койрыгын кертеп зур кисәкләп туралган балык үзе салына. Балык 10-15 минут пешкәннән соң, шулпага лавр яфрагы салалар.

Әзер шулпаны кайнар килеш тәлинкәләргә бүлеп, өстенә ваклап туралган укроп белән яшел суган сибеп, табынга бирәләр. Тәлинкәгә 1-2 кисәк балык һәм эретелгән атланмай да салырга кирәк.

1 өлешкә:

  • 200-250 г бәрәңге
  • 30 г суган
  • 10-15 г май

Тәмле булсын!  

фото: prelest.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев