Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Бәрәңге мантые

рецепт

Каты гына итеп, чүпрәсез камыр басалар. Ул бик үзле булырга тиеш. Аннан 20-25 г лы шарлар ясап, уклау белән юка гына итеп җәяләр. Әзер булганнарын тастымал белән каплап баралар.

Эчлек өчен әрчеп юылган бәрәңгене вак итеп шакмакларга турыйлар, тирән эчле савытка салып, туралган эч мае яки эретелгән май салып, туралган башлы суган, тоз, борыч кушып, яхшылап болгаталар.

Әзер эчлекне җәелгән камыр өстенә салып, як-ягын күтәреп, түгәрәк яки конверт сыман мантыйлар ясыйлар. Кырыйларын ябыштыралар.

Мантый, кайнап торган тозлы су өстендә - иләккә яки тишекле чүмечкә куеп пешерелә. Аның махсус савыты да бар. Ябышмасын өчен, тишекле савыт төбен аз гына сыек май белән майлыйлар. Мантыйны 30-40 минут дәвамында өстен каплап пешерәләр.

Камыр өчен:

  • 350 г бодай оны
  • 120 г су
  • тоз - тәменчә

Эчлек өчен:

  • 800 г бәрәңге
  • 100 - 150 г май
  • 200 г башлы суган
  • тоз, борыч - кирәгенчә

 

Тәмле булсын!  

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев