Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Бәрәңге коймагы

әзерләү ысулы

Әрчеп юылган бәрәңгене вак тишекле угычтан үткәрәләр. Артык суын ике кул белән кысып чыгарып, тирән савытка салалар, тоз, чи йомырка кушып, әйбәтләп болгаталар.

Шуны кызган майлы табага аш кашыгы белән сала барып, ике ягын да әйләндерә-әйләндерә пешерәләр.

Коймак табынга кайнар килеш, каймак белән бирелә.

500 г бәрәңгегә:

  • 1 йомырка
  • аз гына май
  • тоз

  Тәмле булсын!


фото: sunset.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев