Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Бер камырдан берничә пирог

рецепт

Камыр өчен:
- 500 гр сөт
- 1 чәй кашыгы тоз
- 2 олы кашык шикәр комы
- 100 гр сыек май
- 11 гр коры чүпрә (бер бәләкәй пачка)

кирәк.

Камыр басырга, кабартырга.
Балаларга бит ул матур булсын да баллы булсын, шуңа аларга дип мармеладлы пирог ясадым.
Камырны чама белән 0.5-0.7 мм калынлыкта җәеп 7 - 8 см киңлектә түгәрәкләр кисәргә. Камырның бер ягына мармелад куябыз, урталай бөклибез дә, өчпочмаклап тагын бөклибез. Мармеладлы таҗларыбызны табаның кырыеннан тезә башлыйбыз, шул рәвештә таба тулганчы тезәбез. Пирогларыбызны кабартабыз да, духовка мичендә әзер булганчы пешерәбез.

Бу рецепт белән менә шуның кадәр пироглар чыкты.

Чәйләрегез тәмле булсын!


 

Рецепт һәм фото авторы - Гөлчәчәк Мусина; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев