Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Белен

рецепт

Ингредиентлар:
1 стакан эчегән сөт (кефир)
1 стакан кайнар су
1 стакан он
2 йомырка
пычак очында гына чәй содасы
1 аш кашыгы шикәр комы
0.5 чәй кашыгы тоз
2-3 аш кашыгы үсемлек мае

Пешерү.
Йомыркага шикәр комы, тоз кушып кубекләнгәнче яхшылап күпертергә (миксер белән булса тагын да яхшы).
Бутап торган көйгэ әз-әзләп кайнар су кушарга. Аннан кефир өстәп яхшы итеп бутарга.
Шушы массага сода һәм иләнгән он кушарга. Ахырдан гына үсемлек маен салып бутарга.
Беленнәрне сыер мае белән майланган табада кызарганчы пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев