Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Бавырсак

рецепт

Фотода күрсәтелгән "Каймак" сырына 4-5 аш кашыгы каймак, 2 аш кашыгы шикәр комы салып крем ясыйбыз, "уңмаган бавырсакларны" болгатып менә шулай матурлап өеп суыткычка бер өч сәгатькә куябыз. Табынга бирер алдыннан өстенә шикәр пудрасы сибәбез. Киңәш! Кремыгыз сыек булмасын! Өеп куйгач бавырсакларыгызның җебеп китүе бар.

Бавырсак.

4-5 йомырка, бер чеметем чәй содасы, иләнгән он салып камыр бастым, баулар (жгутлар) ясап, кисеп, иләктә иләп алып, духовкада пешердем. 

"Каймак" сырын башкага алыштырсагыз да була. Куе масса булсын.

Чәйләрегез тәмле булсын!

vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев