Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Бавыр коймаклары

рецепт

Кирәк:

250 гр бавыр ⠀
1 йомырка⠀
200 гр кефир⠀
3-4 аш кашыгы он (карабодай оны салсагыз була)⠀
1-2 а.к. сыек май

тәменчә тоз.

Бавырны иттарткычтан чыгарасы (мин блендерда әйләндердем), барлык ингридиентларны кушып, коймак камыры ясыйсы, коймак өчен сыек тоелса, онны тагын өстәгез.

Коймакларны кызу табада ике яклап кыздырасы, аннары әзер коймакларны аерым табага тезеп, өстенә башта каймак ягасы (майонез яксагыз да була), аннан телемләп киселгән помидор куясы һәм өстенә сыр уасы да, 15-20 минутка 180 градуслы газ миченә озатабыз. Табынга яшеллек белән чыгарасы, кайнар килеш тә, суынгач та, бик тәмле! Сүз уңаеннан, сарымсак яратучылар уылган сырга сарымсак өстәсәгез дә була.⠀

Тәмле булсын!

vk.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев