Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Бармак

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Тирән савытка каймак, эретеп атланмай, тоз салып, әйбәтләп болгаталар. Аннары югары сортлы иләнгән он өстәп, пилмән камыры кебек камыр басалар. Кечкенә түгәрәкләр ясап, аларны җәяләр дә, әзер эчлек салып, тигезләп ягалар һәм рулет кебек төрәләр. Рулет бармактан зур булмаска тиеш (ашамлыкның исеме дә шуннан алынган). Әзер бармакны, майлы табага тезеп, 40-45 минутка духовкага куялар. Пешкәч, шикәр оны сибеп, чәй янына бирәләр. Бармакны көпшә сыман итеп тә төрергә мөмкин.

400 г каймакка:

  • 44 г атланмай
  • 500-600 г он
  • кирәгенчә тоз

Бармакка эчлек әзерләү

Кузы чикләвегенең төшен ваклап, духовкада киптереп алалар, шикәр комы, атланмай кушып, әйбәтләп болгаталар. Мәк белән киндер орлыгыннан да шулай ук эчлек әзерләргә мөмкин.

Эчлек әзерләү өчен:

  • 1 кг чикләвек (яисә 400 г мәк яки 400 г киндер орлыгы)
  • 1,3-1,5 г шикәр комы
  • 50-100 г атланмай

Тәмле булсын!


фото: watan.su

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев