Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Банан пирогы

рецепт

Банан пирогы өчен:
100 г атланмай яки маргарин, 2 йомырка, 1,5 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч (разрыхлитель), 1 чәй кашыгы ванилин, пычак очы белән тоз, 150 мл сөт, 3-4 банан кирәк.

Бананнарны чистартып чәнечке белән изәргә.

Йомшарган майга шикәр салып миксер белән тугларга һәм катнашмага банан измәсен салып яхшылап болгатырга.

Сөт, ванилин, шикәр, тоз салып тагын болгатырга.

Миксер белән туглый-туглый берәмләп йомырка салырга.

Иң ахырда он һәм камыр йомшарткыч салырга.

Әзер камырны майлы табага салып 180-190 градуста 30-40 минут пешерегез.

 

vk.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев