Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Балыктан шашлык (Гөлзадә Бәйрәмова рецепты)

әзерләү ысулы

Әллә үзем Балык йолдызлыгы астында тугангамы балык ризыкларын бик яратам. Атнага бер тапкыр балыктан ни дә булса әзерләми калмыйм, кызыл балыкны (горбуша), койкалы балыкны (заливная рыба) кунакларым аеруча яратып ашый. Тозлаганын да сатып алган юк, үзем тозлыйм, хәер, хәзер моны күпчелек хатын-кыз шулай эшли бугай. Ә менә балыктан шашлык табигатькә чыксак минем мактанычым. Кемдер әйтер: "Тапкансыз мактаныр әйбер, иттән ясалган шашлыккка җитми инде", дип. Бәхәсләшмим, тик ясап карарга тәкъдим итәм. Ул болай ясала:

Балыкның тәңкәләрен чистартып яки тиресен куптарып, эре кисәкләргә бүләбез дә, тоз, борыч сөртеп, савытка салып, 1 сәгатькә бүлмә температурасында калдырабыз. Шампурны сыек май белән майлап яки суган белән ышкып әзер булган балыкны тезеп чыгабыз. Утта озак тотмыйбыз, 5-6 минут чамасы гына, уттан алгач лимон согы сибәбез, янәдән утка куеп тәмам йөзе килгәнче, кетердәп торырлык булганчы кыздырып бетерәбез.

  • 1кг. итләч балык
  • тоз
  • кирәгенчә төелгән ак борыч
  • 1-2 лимон

Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев