Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Балык шулпасын пешерүнең 3 ысулы

Гади шулпа. "Ике катлы" шулпа. "Өч катлы" шулпа.

Беренче ысул. Гади шулпа. Күл, елга балыгын (алабуга, чабак, шыртлака һ.б.) салкын суга салып пешерәләр дә, шулпаны сөзгәч, шулпага бәрәңге, вак суган салып, сурән утта кайнатлар.

Икенче ысул. "Ике катлы" шулпа. Гади шулпага эре итеп туралган сыла, корбан балык, чөгә балыгы өстиләр.

Өченче ысул. "Өч катлы" шулпа. Гади әзер шулпаны марля аша сөзгәч, тагын вак балыклар салып, икенче кат пешерәләр һәм янә сөзәләр. Шуннанн соң эре итеп туралган сыла, чөгә, корбан һ.б. балыклар салып, уха пешерәләр.

Шулпага тозны балык белән бергә салып кайнатсаң, шулпа ләззәтлерәк була.

Кайберәүләр әзерләгән шулпада балык тәме сизелми, өстәвенә эчкелтем тәм килә. Димәк, уха пешерүче суганны, лавр яфрагын озак кайнаткан, шунлыктан анда балык тәме беткән.

Тәмле булсын!

 
фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев